Общие статьи
15 Июня , 09:00

Фәһемле очрашу

Приют бистәсендәге «Сәламәтлек» шифаханәсендә шифаханә-савыктыру лагеренда ял итүче балалар өчен танып-белү чарасы узды.

Фәһемле очрашуФәһемле очрашу
Фәһемле очрашу

Бүлек башлыгы урынбасары – шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гүзәл Сафина һәм Бәләбәй Дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча инспекторы Алинә Әмирова очрашу кунаклары  булдылар. Чара бай һәм истә калырлык булып узды – ул укыту һәм күңел ачуны берләштерде.

Алинә Ринат кызы мавыктыргыч уен рәвешендә  яшь катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерде. Балалар теләп сорауларга җавап бирделәр, тематик табышмакларны чиштеләр, игътибарлылыкка юнәлтелгән уенда катнаштылар.

Мондый формат юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне яңартырга гына түгел, ә укытуны  мавыктыргыч, истә калырлык итәргә дә ярдәм итте.

Гүзәл Мәүлет кызы искәртү әңгәмәсе үткәреп, мөһим темаларга кагылды:

  • мәктәптә һәм көнкүрештә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре;

* мошенниклык куркынычы;

  • хокукый грамоталылык нигезләре: балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары;
  • хокук бозган өчен җаваплылык.

Мәгълүмат аңлаешлы итеп бирелде, тормыштан  мисаллар белән – бу балаларга материалны яхшырак үзләштерергә һәм законнарны үтәүнең мөһимлеген аңларга ярдәм итте.

Очрашу яхшы нотада тәмамланды. Бәйрәм өчен рәхмәт йөзеннән балалар кунакларга берничә концерт номеры әзерләделәр. Полиция хезмәткәрләре, үз чиратында, балаларга яктылыкны кире кайтара торган значоклар – тәүлекнең караңгы вакытында юлда аларны күренеп торырга ярдәм итәчәк файдалы бүләк тапшырды.

Регина Иванова.  Фотолар Г. Сафина архивыннан.

Фәһемле очрашу
Фәһемле очрашу
Фәһемле очрашу
Фәһемле очрашу
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас