Общие статьи
11 Августа , 07:00

Бәләбәй районында стихия: шквал нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерәләр

Бәләбәй районында узган якшәмбедә гадәттән тыш хәл булды. 19 сәгатьтә башланган көчле яшенле җил белән бергә барды. Метеорологлар бу көнне җилнең секундына 26 метрга кадәр көчәюен фаразлаган.

Бәләбәй районында стихия: шквал нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерәләрБәләбәй районында стихия: шквал нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерәләр
Бәләбәй районында стихия: шквал нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерәләр

 Көчле җил агачларга, электроопорларга зыян китерде. Бәләбәй шәһәрендәге “Каенкай” бакчачылык ширкәтендә зур булмаган электр подстанциясе бетон блокка беркетмәләрдән өлешчә өзелгән.

Көчле давыл Революционерлар урамы, 3в адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортның түбәсен өзеп аткан. Түбәнең бер өлеше, шулай ук йорт янына куелган ике автомобиль өсте зыян күрән. Шул ук вакытта, бәхеткә, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.

Белебей шәһәре хакимиятендә хәбәр итүләренчә, “Белсити” идарәче компаниясе гадәттән тыш хәлгә оператив җавап биргән. 22 сәгатькә үк белгечләр өзелгән профнастил урынында полиэтилен пленка тартканнар. Бу югары катларны сакларга мөмкинлек биргән. Фатирларның берсендә су басу һәм электрүткәргечнең дымлануын ачыклаганнар; башка яшәүчеләрдән шикаятьләр килмәгән.

 Бүген идарәче компания  түбәне  ремонтлый башларга планлаштыра – кирәкле материаллар сатып алынган инде. Хәл шәһәр хакимияте контролендә кала.

“Бәләбәй электр челтәрләрен”дә хәбәр итүләренчә, барлык көйләү эшләре регламент срокларында башкарылган.

Фотолар соцчелтәрләрдән

 

Бәләбәй районында стихия: шквал нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерәләр
Бәләбәй районында стихия: шквал нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерәләр
Бәләбәй районында стихия: шквал нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерәләр
Бәләбәй районында стихия: шквал нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерәләр
Бәләбәй районында стихия: шквал нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерәләр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас