Общие статьи
12 Августа , 14:00

Яшәгән, ди, бер кызу канлы егет...

Ул тиз кызып китүчән, хис-кичерешләрен тыя белми торган булган. Шуңа ул еш кына кешеләрне үпкәләткән, рәнҗеткән. Әтисе улының бу гадәтен бетерергә уйлаган.  

Яшәгән, ди, бер кызу канлы егет...Яшәгән, ди, бер кызу канлы егет...
Яшәгән, ди, бер кызу канлы егет...

Әти кеше улына бер капчык кадаклар биргән һәм ачуын тыя алмыйча кемгә дә булса кычкырган саен, капка баганасына бер кадак кагарга кушкан.

Беренче көнне үк баганага уннан артык кадак кагылган. Икенче атнада кадаклар саны бераз кимегән. Кадак кагуга караганда, ачуны тыю яхшырак, дигән фикергә килә башлаган егет.

Ниһаять, егетнең бер тапкыр да кызып китмәгән көне җиткән. Ул бу хакта әтисенә әйткән. Әтисе аңа болай дигән:
— Инде күңелеңдә ачу кабарганын тоя башлау белән син бу баганадан берәр кадакны суырып чыгар.

Вакыт үткән, бер көнне баганада бер кадак та калмаган. Моны күргән әти кеше улын багана янына алып килгән:
— Син ачуыңны тыярга өйрәндең. Ләкин кара — баганада күпме тишек калды! Син аны кеше күңеле белән чагыштыр. Кешене рәнҗетергә була, рәнҗеткәннән соң гафу үтенергә дә мөмкин. Ләкин күңелдә яра барыбер кала...

Сезнең кызу канлы танышларыгыз юкмы, дуслар? Кадаклар әзерләгез!

Ачык чыганаклардан

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас