

Гайнан Әмири 1911 елның 25 августында Уфа губернасының Бөре өязе Яңа Артаул авылында, хәзерге Башкортстанның Яңавыл районының шул ук исемдәге авылында туа.
Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары Бөре педагогия техникумында укый. 1930 елда Уфага күчеп килә, “Коммуна” (Хәзерге “Кызыл таң”), “Яшь төзүче” гәзитләре редакцияләрендә, “Әдәби Башкортостан” журналында, Башкортстанның тарих, тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтында эшли, КПССның Башкортстан өлкә комитетының әдәбият һәм сәнгать секторы мөдире була.
Гайнан Әмири 1928 елдан басыла башлый, аның әдәби иҗаты бик күпкырлы була, ул прозада, шигърияттә, драматургиядә актив эшли. Шулай ук әдәбият белгече һәм публицист буларак та билгеле була.
Поэтик әсәрләрендә Гайнан Әмири барлык кешеләр файдасына иҗади хезмәтне, Ватанның чәчәк атуы хакына патриотик омтылышларны илһамланып данлый. Аның хикәяләре, “Гашыйклар” повесте шул чор башкорт прозасында күренекле урын алып тора. Ул үзен популяр җырчы-шагыйрь буларак та таныта.
1942 елның 2 маенда язучы Аксаково станциясеннән Башкортстанда оештырылган 124нче аерым укчылар бригадасы составында фронтка китә. Гвардия өлкән лейтенанты Гайнан Әмири Мәскәү янында, Сталинград өчен, Курск дугасында, Днепрда сугышларда катнаша. 1нче һәм 2нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Авыр сугыш елларында да шагыйрь иҗатыннан аерылмый. Алышлар тынып торган арада ул шигырьләр, очерклар, листовкалар язуын дәвам итә. Журналист һәм фәнни хезмәткәр Гайнан Әмири 1933 елда ук “Яңа уйлар” исемле беренче очерклар китабын, аннары “Алтын” хикәяләр җыентыгын, “Дала тормышы” поэмасын чыгара.
Әдип гомеренең соңгы көннәренә кадәр өзлексез эшли. Актер һәм режиссер Вәлиәхмәт Галимов белән берлектә Мәҗит Гафуринең “Кара йөзләр” повестен сәхнәләштерә, “Таштугай” драма риваятен, күп кенә бер пәрдәле пьесалар яза. Тәрҗемәләр белән дә бик актив шөгыльләнә. Александр Пушкин, Михаил Лермонтов һәм Николай Некрасов поэмаларын, украин, болгар, поляк, һинд, гарәп, монгол һәм чех шагыйрьләренең шигырьләрен башкорт теленә тәрҗемә итә.
Гайнан Әмири — Башкорт АССРының атказанган мәдәният хезмәткәре. 1982 елның 9 октябрендә 72 яшендә вафат була. Уфа шәһәренең мөселман зиратында җирләнгән.