Общие статьи
1 Сентября , 05:00

Шаровкалылар – бердәм команда

Алексей Гришанинның крестьян-фермер хуҗалыгы коллективы июль ахырында "Уңыш өчен көрәш" башлап җибәрде, 700 гектардан артык көзге һәм язгы бодай җыеп алынды инде. Алда әле арпа, көнбагыш, рапсны җыеп аласы бар, алар 1300 га чәчүлек мәйданын били.

Шаровкалылар  –  бердәм командаШаровкалылар  –  бердәм команда
Шаровкалылар – бердәм команда

Хуҗалык башлыгы күптән киптерү агрегаты әзерләп куйган, бу исә ашлыкны урында киптерергә мөмкинлек бирә.

 Валентин һәм Владимир Павловлар, Кирилл Гришанин –  оста комбайнчылар. Тракторчы һәм КамАЗ машинасын йөртүчеләр  – Вячеслав Фисенко, Константин Григорьев, Рәфис Гарипов басудан  ашлыкны үз вакытында хуҗалык амбарларына ташыйлар. Гришаниннарның  өлкән улы – Никита  чапкычка идарә итә. Менә шулай ир-егетләр  бергә үстерелгән икмәк уңышын  җыялар!

Уңыш җыю белән бер үк вакытта башка эшләр дә башкарыла.

Хуҗалык  башлыгы Алексей Гришанинга ярдәмгә һәрчак  хатыны Светлана ашыга –ул  үз командасы белән урып-җыюда эшләүче барлык ир-атларны кайнар төшке ашлар  белән тәэмин итә.

"Кайнар цех" хатын-кызлары: Надежда Маямсина, Евгения Павлова, Виктория Гришанина, Сусанна Иванова, Олеся Григорьева, Светлана Липовая, Татьяна Шкварчук кыр батырларын тәмле ризыклар белән басуга ук барып сыйлыйлар, аларның тырышлыгын хуплыйлар.

Коллективның бердәм булуы – ышанычның нигезе, димәк,  һава торышы  нинди булганда да  уңыш җыеп алыначак, хуҗалык уракны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлаячак.

Ильмира Ильина, Шаровка  авыл Советы авыл биләмәсе  хакимияте башлыгы

Фотолар хуҗалык архивыннан

 

Шаровкалылар  –  бердәм команда
Шаровкалылар – бердәм команда
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас