

Салмак адымнар тыныч характерлы, һәрвакыт акыл белән эш итә торган кешеләргә хас.
Үкчәләрен эчкә таба нык басып йөрүче кеше тирә-юньгә бик игътибарлы һәм тынгысыз була: ул барысын да күрә, ишетә, шат күңелле, кешеләр белән тиз аралашучан, кайвакыт бик бәйләнчек тә.
Җиргә док-док басып йөрүче кешенең холкы тотрыклы түгел, ул бик тиз кызып китүчән. Мондый йөреш үз-үзенә ышанмаучыларга да хас.
Йөргәндә кулларын бик каты селкетсә, андый кеше хәрәкәтчән, киң күңелле, максатчан була. Йөреше дә җиңел һәм матур булса, бу — идеаль кеше.
Авыр итеп аякларын өстерәп, йөргәндә кулларын салындырып йөргән кешенең ихтыяр көче юк.
Биегәндәге кебек җиңел йөреш җилбәзәк кешеләргә хас. Алар вәгъдә итәргә яратсалар да, вәгъдәләрен беркайчан да үтәмиләр, өстәвенә, гаять мактанчыклар.
Вак-вак итеп атлап йөрүче кешеләр, гадәттә, үтә вакчыл һәм аз аралашучан булалар.
Юаш кешеләр, гадәттә, йөргәндә чайкалалар, йөрешләре дә тотрыксыз: я ашыгалар, я, киресенчә, бик акрын йөриләр. Шуңа күрә аяк киемнәренең үкчәләре тиз ашала.
Карашлары еш үзгәреп торган кешеләрнең аяк киемнәренең табан асты эчтән тизрәк туза.