Общие статьи
14 Сентября , 13:00

Үсемлек мае файдасын арттыра

Табиб-эндокринолог помидорны дөрес ашарга киңәш итә.

Үсемлек мае файдасын арттыраҮсемлек мае файдасын арттыра
Үсемлек мае файдасын арттыра

Табиб-эндокриноло, диетолог Наталья Ковалева томатларның файдасы һәм зыяны, аларны ничек ашау яхшырак булуы турында киңәшләр бирә.
Үзең үстергән помидорлар кеше өчен файдалы гына түгел, бик тәмле дә. Витаминнар һәм микроэлементлар саны буенча аларны супермаркетларда сатыла торган томатлар белән чагыштырып та булмый, ди белгеч.

Помидорлар организмда су балансын тергезергә ярдәм итә, чөнки аларда сыеклык күп. Аларда ликопин антиоксиданты бар, ул, шул исәптән, тирене кояшта янулардан саклый. Ликопин шулай ук йөрәк һәм яман шеш авырулары куркынычын киметә.

Помидор кызарган саен анда бу антиоксидант арта бара. Шуңа күрә бик нык өлгергән, кызыл томатларны сайлагыз.

Табиблар әйтүенчә, ликопин үсемлек мае белән яхшырак үзләштерелә, салат ясаганда моны искә алырга кирәк.

Томатларда калория аз һәм клетчатка күп, алар ябыгучы кешеләр өчен туры килә. Аларда шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасына ярдәм итүче калий күп.Сәламәт кеше көненә бер-ике томатны курыкмыйча ашый ала.

Помидорларда органик кислоталар (мәсәлән, алма һәм лимон кислоталары) күп һәм алар ашказаны сутын артык күп эшләп чыгарырга мөмкин. Шуңа да табиблар томатны ашказаны-эчәк тракты авырулары: гастрит, ашказаны һәм уникеле эчәк язвасы булган пациентларга кулланырга киңәш ителми.

Бөерләрендә таш булган кешеләргә дә сак булырга кирәк, чөнки томатта оксалатлар (кузгалак кислотасы тозлары һәм эфирлары) бар һәм алар нәкъ менә шул ташлар барлыкка килүгә ярдәм итә ала.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас