

Урып-җыю кампаниясе районда финиш сызыгына чыкты. Хакимиятнең авыл хуҗалыгы хезмәте мәгълүматларына караганда, көзге кыр эшләрендә 52 хуҗалык катнаша, шул исәптән 7 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 45 крестьян-фермер хуҗалыгы, бу гомуми нәтиҗәдә кече һәм урта агробизнесның әһәмияте турында сөйли.
23 сентябрьгә 18 634 гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар сугылган – бу планның 91,1 процентын тәшкил итә. 40 800 тонна ашлык сугылган, уртача уңыш гектардан – 22,5 ц.
Кайбер культуралар буенча нәтиҗәләр сизелерлек аерыла: көзге бодайның уңышы югары – 32,5 ц/га, ә менә карабодай әлегә артта кала( 5,8 ц/га), бу һава торышы үзгәрүчән шартларда әлеге культурага хас.
Хуҗалыкларның җайга салынган эше һәм урып-җыюны дөрес оештыру кайбер позицияләр буенча планны 100% ка үтәү мөмкинлеге бирде. Уҗым арышы, көзге бодай, каты сортлы сабан бодае, борчак һәм ясмык тулысынча җыелган.
Урып-җыю белән беррәттән техника паркының техник торышын бәяләү дә бара, шунсыз агымдагы уракны төгәлләү дә, киләсе сезонга әзерләнү дә мөмкин түгел. Районда 53 ашлык җыю комбайны эшли. Сентябрь уртасына 46 берәмлек техник тикшерү узган.
Бу көннәрдә киләсе ел уңышының нигезе әзерләнә. Хуҗалыкларда орлык фондын салу һәм туфракны киләсе уңышка әзерләү башланды. 2 350 тонна бөртекле сабан культуралары орлыгы салынган (планнан 92,4%). Мондый запас язын чәчү материалына кытлык булмауны гарантияли, димәк, чәчү оптималь агротехник срокларда узачак.
Көзге культуралар чәчү төгәлләнү фазасына күчә. 8 161 га ( планнан 82%) чәчелгән.
Бер үк вакытта туңга сөрү дә алып барыла. Сентябрь ахырына 6 854 га җир эшкәртелгән. туңга сөрү – дымны саклап калырга, чүп үләннәрен киметергә һәм язгы чәчүгә туфракның структурасын яхшыртырга ярдәм итүче төп алымнарның берсе.
Техник культураларны җыю активлаша бара. Рапс, соя һәм җитен үзгә мөнәсәбәт таләп итә: уңышны вакытында җыеп алу гына түгел, аны дөрес саклап калу да мөһим. 23 сентябрьгә 668 га (41,4%) чабылган.
Көнбагыш җыюга да керештеләр.
Светлана Шириня