Общие статьи
13 Октября , 06:00

Халык аудиториясеннән – күңел ачу клубына кадәр…

Хөрмәтле укучылар! Сезгә 1781 елда өяз шәһәре статусын алган данлыклы Бәләбәй тарихына экскурсия ясарга тәкъдим итәбез.

Добавить в предпочтительные источники Google
Халык аудиториясеннән – күңел ачу клубына кадәр…Халык аудиториясеннән – күңел ачу клубына кадәр…
Халык аудиториясеннән – күңел ачу клубына кадәр…

Бүген Азатлык  урамы, 7 адресы буенча урнашкан тарихи бина турында сөйләрбез. Быел аның түгәрәк датасы – 120 ел!

Бу еллар эчендә анда мәдәни һәм иҗтимагый юнәлештәге төрле учреждениеләр прописка тапкан.

Бина 1906 елда төзелгән. Ике катлы кирпеч йорт – архитектура формасы төзелешнең билгеләнеше (функциясе) белән билгеләнгән эклектика чоры иҗтимагый бинасының типик үрнәге. Аның беренче исеме – халык аудиториясе.

Халык аудиториясе

1917 елга кадәр беренче катта халык аеклыгы турында чәй попечительлеге, сәхнә һәм халык театрының тамаша залы, ә икенче катта китапханә һәм уку залы урнашкан. Тамаша залында спектакльләр куелган, уеннар һәм биюләр кичәләре оештырылган, «томанлы картинкалар» (диапозитивлар) һәм «телсез» кинофильмнар күрсәтелгән.

Сүз уңаеннан, Бәләбәй интеллигенциясе Островскийның «Егор Булычев и другие», «Коварство и любовь», «За океаном», «Платон Кречет», «Волки и овцы» пьесаларын куйган. Постановкаларда хәтта Земство табибы Я. Н.Соколов, фельдшер П. иИ Стуков һәм башка танылган кешеләр дә катнашкан.

Азатлык йорты

Нәкъ менә шушы бинада 1917 елда Бәләбәйдә һәм Бәләбәй өязендә совет хакимияте игълан ителә.

Азатлык  йорты статусы мөһим сәяси вакыйгалар һәм очрашулар уздыру өчен бик яхшы туры килә (хәзер бу хакта урам исеме генә искә төшерә).

Мәсәлән, 1919 елның 27 маенда биредә тарихи вакыйга була: 25 нче укчы дивизия (Чапай дивизиясе.  – Ред.) комиссары Д. А. Фурманов Париж Коммунасы турында лекция укыды. Туган якны өйрәнүчеләр язмаларында Азатлык йортының барлык теләүчеләрне сыйдырмавы турында шаһитларның истәлекләре сакланган. Кешеләрнең бер өлеше урамда калган, алар арасында очрашуга соңга калган легендар комдив Василий Иванович Чапаев һәм 1943 елда Сталинградта фельдмаршал Паулюсны әсир иткән яшь генерал Иван Андреевич Ласкин да булган. Нәкъ менә Чапаев белән кыска аралашу яшь Ласкинның хәрби язмышын билгели. Әмма тарихчылар ике тарихи шәхеснең очрашу фактын матур шәһәр риваяте дип саный. Санасыннар, алар бит Иван Андреевичның кем булачагын күз алдына да китермәгәннәр. Ә бәләбәйлеләр бу истәлекле очрашуны хәтерләрендә саклап калганнар.

Ә 1967 елда Д.Фурманов чыгышы факты буенча бинага мемориаль такта куелган.

1919 елда Бәләбәйдә Совет власте торгызылганнан соң, Азатлык йортында Бәләбәй шәһәренең беренче советы урнаша.

Район мәдәният йорты

1920-нчеләрдә бинада Район Мәдәният йорты (РДК) урнашкан һәм 1990-нчыларга кадәр (документлар буенча – 2013 елга кадәр) мәдәният учагы булып калган. Район Мәдәният йорты күп елларга мәдәни-тәрбия эшенең оештыру-методик үзәгенә әверелде.

Башта биредә «синеблузниклар» актив эшли башлый: «Синяя блуза» эстрада агитация коллективының үзешчән актерлары гомумсәяси һәм көнкүреш темаларына программалар тәкъдим итәләр. Шулай ук китапханә, бию кичәләре, балалар һәм өлкәннәр өчен түгәрәкләр эшләгән.…

1940 елда Бәләбәйгә 1 нче урта мәктәпне тәмамлаган журналист Сергей Крушинский килә. Шәһәрнең мәдәни тормышын ул менә ничек тасвирлый: "Афишалар. Мәдәният йорты, 8 ноябрь – биюләр (танцы); 9 ноябрь– биюләр; Мәдәният йорты, 11, 12, 13 ноябрь – биюләр…

... Мәдәният йорты – ул театр, ике-өч бүлмәле, анда театр эшеннән башка ниндидер эш алып барырга мөмкин. Күптән түгел генә Бәләбәйнең гомумшәһәр клубы бар иде. Укытучылар, учреждение хезмәткәрләре анда әдәби кичәләргә җыелалар иде.

Анда крайны өйрәнүчеләр килеп, ямаулы кесәләреннән тау бәллүре кристалларын, чакматаш кисәкләрен, яшелләнеп беткән борынгы тәңкәләрне чыгаралар иде. Шахмат уйнадык. Биредә яраткан шөгыльләр һәм ял бергә кушылган…

Тагын музей бар иде, әлбәттә, совет чорында ук ачык. Анда сәер нәрсәләр генә күрсәтелмәде. Бу укучы яшьләрнең тикшеренү үзәге иде. Эзтабарлар штабы…

... Кызганычка каршы, Бәләбәйдә хәзер музей юк... Безнең әйберләрне, табышларны чоланнарга, кладовокларга ташыдылар..." «Родной городок» очеркы «Наәша странаб» журналында басылып чыккан (1941 ел, 6 нчы сан).

Бөек Ватан сугышы вакытында Мәдәният йортында балалар һәм өлкәннәр өчен түгәрәкләр эшли; тынлы оркестр уйнаган, бию кичәләре үткәрелгән – җәй көне ачык бию мәйданчыгында, кыш көне мәдәният йорты залында.

Бу елларда Бәләбәйгә Украинадан драма театры эвакуацияләнә – Гогольнең «Сорочинская ярминкә» сен һәм Котляревскийның «Наталка-Полтавка» сын куялар. Сүз уңаеннан, сугыштан соң да бирегә Житомир (кайбер мәгълүматлар буенча – Гомель) оперетта театры актерлары «Сильва», «Марица», «Баядерка», «Девушка из Барселоны»спектакльләре белән гастрольләр белән килгәннәр. …

Район Мәдәният йортында 30 елдан артык «Уральские зори»  рус җыры халык хоры, «Любава» вокаль ансамбле, «Балкон» төркеме, «Миләшкәем» вокаль-эстрада төркеме эшләделәр, тынлы оркестр дан тотты; фильмнар күрсәтелде…

Кызганычка каршы, 1990 елдан соңРрайон мәдәният йорты ташландык хәлгә килде, ә тарих һәм архитектура һәйкәле статусына ия булган бина берничә тапкыр вандализмга дучар булды.

2013 елга бинаны реставрацияләделәр  һәм аңа беренчел кыяфәтен кайтардылар, әмма шул ук елның декабрендә ул «Ангел» күңел ачу үзәге буларак ачылды.

«Ангел» үзәге

Тарихи бинада күңел ачу үзәген урнаштыру карары ни дәрәҗәдә дөрес булгандыр, безгә хөкем итәсе түгел…

Бүген биредә җәйге верандалы ресторан, төнге клуб һәм караоке бар – заманча ялның кирәкле атрибутлары…

Соңгы сүз

Димәк, бина үз тарихында халык аудиториясеннән, театр һәм кинозалдан хорлар, оркестрлар һәм бию мәйданчыгы булган совет мәдәният учагына кадәр юл узган, ә аннары профилен ресторан һәм төнге клубка алмаштырган.

Шунсы сөендерә, ул күптән түгел төзекләндерелгән «Борынгы кала - Старогородецкий»үзәгенең архитектура ансамбленә бик яхшы туры килә.

Любовь Иванова  газета редакциясенең ачык чыганакларыннан һәм архивыннан материаллар буенча әзерләде

Елена Петрова фотосы һәм «БИ»архивыннан

Халык аудиториясеннән – күңел ачу клубына кадәр…
Халык аудиториясеннән – күңел ачу клубына кадәр…
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас