Общие статьи
16 Октября , 09:00

Колак һәм борын әдәпләре

Аллаһ Тәгалә колакларны файдалы сүзләрне ишетү өчен яралткан. Шуңа күрә алар белән Коръәни-Кәрим, хәдис һәм гыйбрәтле сүзләрне, ата-ана һәм остазларыгызның үгет-нәсихәтләрен генә тыңлагыз. Бозык сүз ишетү акылга бозыклык китерә. Шуның өчен начар сүзләр тыңламагыз.

Добавить в предпочтительные источники Google
Колак һәм борын әдәпләреКолак һәм борын әдәпләре
Колак һәм борын әдәпләре

Кешеләрнең яшерен сүзләрен тыңлап тормагыз, яшерен сүзләрне тыңлаучылардан һичкемнең күңеле риза булмас. Сүз йөртүчеләр һәм гайбәт сөйләүчеләрне тыңламагыз. Аларга бу эшләрнең гөнаһ икәнлеген әдәп белән генә аңлатыгыз, үзегездән кече булсалар, йомшаклык белән генә тыегыз.

Ишеткән сүзләрнең фетнәгә сәбәп була торганнарын һичкемгә сөйләмәгез. Әдәпсез урыннарга барып, гөнаһка төшерүче уен тавышларын тыңламагыз. Йөзегезне юганда колакларыгызны да юыгыз. Бик зур һәм авыр алкалар асып колакларыгызны бозмагыз яки бөтенләй кимәгез. "Тәхкыйкъ, колак, күз һәм йөрәк – барысы өчен дә сорау алыначак", – дигән Аллаһ Тәгалә.

Төчкергән вакытта йөзегезне читкә борыгыз һәм соңыннан авызыгызны су белән юыгыз.

– Төчкергән кеше: "Әлхәмдү лилләһ" (бөтен мактау Аллаһ Тәгаләгә!), ә иптәше аңа: "Йәрхәмүкәллаһ" (Аллаһ сиңа рәхмәт кылсын!), – дисен. Төчкерүче иптәшенә: "Йәһдикүмүлаһү вә йүсълиһ бәләкүм" (Аллаһ Тәгалә сине туры юлга күндерсен һәм барча эшләреңне төзәтсен!), – диеп җавап бирсен, – дип әйткән Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм.
Ризаэтдин Фәхретдин мирасыннан.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас